– Табиб-фтизиатр нәрсәләрне дәвалый һәм кайчан аңа мөрәҗәгать итү кирәк?
–Табиб-фтизиатр туберкулезны дәвалау, аңа диагностика уздыру, күзәтү һәм профилактика ясау белән шөгыльләнә. Үпкә туберкулезын дәвалаучы фтизиатрлар белән бергә башка әгъзалар туберкулезы белән шөгыльләнүче табиблар да бар. Әйтик, фтизиоортопед – сөякләр туберкулезын, ә фтизиоуролог сидек юллары системасы туберкулезын дәвалый.
Кайчан мөрәҗәгать итәргә дигәндә, беренчедән, флюорографиядә нинди дә булса үзгәрешләр күренгәндә, икенчедән, кеше үзен начар хис иткәндә табибка күренергә тиеш. Алдан әлеге кешеләр участок терапевтына бара, әгәр ул мөрәҗәгать итүчедә туберкулез авыруы барлыгында шикләнсә, аны безгә – фтизиатрларга җибәрә.
– Флюорографияне еш узарга кирәкме?
– Флюорография – скрининг ысулын кулланып үткәрелә, ул үпкәләрдә патологик үзгәрешне ачыклауга юнәлдерелгән. Бу үзгәрешләргә туберкулез да, онкологик авырулар да, үпкәләрдәге башка чирләр дә керә. Сау-сәламәт кеше ике елга бер тапкыр флюорография үтәргә тиеш.
Әмма флюорографияне ел саен үтәргә тиешле кешеләр дә бар. Болар шикәр диабеты, ашказаны-эчәклекләр тракты авырулары hәм башка сәбәпле терапевт күзәтүендә торучылар. Шулай ук белем бирү, медицина, спорт оешмаларында, санаторий-курорт, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында, ризык пешерү производствосында эшләүчеләргә ел саен флюорография үтү каралган.
Шулай ук ярты елга бер флюорография узарга тиеш булучылар да бар. Мәсәлән, балалар тудыру йортында эшләүчеләр, нарколог, психиатрның күзәтүе астында торучылар, туберкулез авырулы кешеләр белән аралашу сәбәпле, авыру йоктыру куркынычы астында булучылар.
– Туберкулез диагнозы ничек куела? Хәзерге медицинада дәвалауның нинди нәтиҗәле ысуллары бар?
– Туберкулез булу-булмауны ачыклауда нурланышлы, лаборатор һәм иммунологик тикшерүне үз эченә алган ысуллар кулланыла. Дәвалау шулай ук комплекслы рәвештә уза: тиешле препаратлар кулланыла, кирәк булганда хирургик юл сайлана һәм тернәкләнү чоры узыла. Әлбәттә, дәвалауда төп ысул – ул туберкулез белән көрәшә торган препаратлар ярдәмендә махсус химиотерапия үтү.
– Туберкулездан халык медицинасы булышамы?
– Дөресен әйкәндә, туберкулезны дәвалый торган халык медицинасы чаралары, үләннәре юк. Махсус санаторий-курортта дәвалануны үз эченә алган тернәкләнү чоры бар һәм анда туберкулез белән авыручылар бара. Биредә фиточәйләр һәм башкалар каралган, әмма бу дәвалауның төп ысулы түгел, әлбәттә. Шуңа күрә туберкулез белән авыручы: “Дарулар эчеп тормыйм, үләннәр белән генә дәваланам”, – дип уйларга тиеш түгел.
– Туберкулез авыруыннан саклансыннар һәм сәламәтлекләрен кайгыртсыннар өчен, укучыларыбызга нинди киңәшләр биреп була?
– Махсус профилактик чара булып, баланың кечкенә вакытында туберкулезга каршы ясала торган БЦЖ вакцинациясе һәм ревакцинациясе санала. Ә инде кеше көндәлек тормышта үти алганнарга эш һәм ял режимын дөрес бүлүне, дөрес туклануны, тәмәке, алкоголь эчемлекләр, әфьюннан (наркотик) ерак торуны, саф һавада йөрүне, чыныгу, физкультура белән шөгыльләнүне һәм даими рәвештә өйдә чисталык булдыруны: тузан сөртеп, идәннәр юуны киңәш итәм.